3 нче сыйныфта татар теленнән (З.И. Җамалетдинова) дәрес планы.

Тема: Табигать күренешләрен , кешеләрнең халәтен атаган исемнәр.

Максат:1) Табигать күренешләрен , кешеләрнең халәтен атаган исемнәрне       таный, сөйләмдә куллана белү күнекмәсен формалаштыру.

   2) Мөстәкыйль, төркемдә эшли белү, логик фикер йөртү,

чиста – пөхтә язу күнекмәләрен үстерү.

             3)Милли үзаң тәрбияләү, гомумкешелек кыйммәтләренә(әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәт ) уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, дифференциаль биремле карточкалар, документ-камера,Туфан Миңнуллин портреты,бишектәге бала рәсеме,Гарәфи Хәсәновның “Ел фасыллары” дигән китабы, төрле мимика рәсемнәре.

                                                   Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Матур язу.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Актуальләштерү.

4.Уку мәсьәләсен кую.

   II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

               1.Күнегүләр эшләү(111-114)

               2.Модельләштерү.

   III. Рефлексив бәяләү.

               1.Рефлексив кабатлау.

               2.Өй эше.

                                             Дәрес барышы:

  1.  Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Матур язу.

а о   ат ал ан на та

     ата-ана

2. Өй эшен тикшерү.

   а)Сүз төркемнәренә бүленү принцибын сөйлиләр.

   ә)109 нчы күнегүне тикшерү.

   б) 110 нчы күнегүне һәм иҗади эшләрне ,тикшерү бәяләү.

3. Актуальләштерү.

– Исем сүз төркеменә кергән сүзләр әйтеп карагыз әле.

(аккош, алмагач, алъяпкыч,карабодай, табак-савыт,кишер,такта...)

4. Уку мәсьәләсен кую.

– 2нче биремне карагыз.

– Ә монда бирелгән сүзләрне кайсы төркемгә кертерсез?

( Табигать күренешләре , кешеләрнең халәте)

– Димәк без бүген нәрсә эшләрбез?

(Без бүген   табигать күренешләрен , кешеләрнең халәтен атаган исемнәрне танырга өйрәнербез.)

Халәт сүзен ничек аңлыйсыз?

(Халәт – хәл,кәеф, рәвеш, күренеш)

(Үзбәя.)

   II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.111нче күнегү(укытучы җитәкчелегендә).

–Биремне укыгыз.

–Ничә бирем? (өч)

–Шигырьне безгә Азалия укып чыксын әле. Авторы кем?(Туфан Миңнуллин)

–Шигырьнең исеменә игътибар итегез әле.(“Бишек җыры”) Кеше беренче җырларны кайчан ишетә?(бишектә,тугач та)

–Әйдәгез җырны тыңлап карыйк әле.(компьютердан җыр тыңлау)

–Ана нәрсәгә өметләнә?(Әнием, кадерлем диеп дәшәрсеңме?-ди)

–Кешеләрнең халәтен белдергән сүзләрне табып карыйк әле.(төркемнәрдә эш)

(куанычларым, шатлыгым, бәхет, кадерлем, өмет)

-–Шигырьне күчереп язу кагыйдәләрен саклап, 1куплетны күчереп языгыз һәм кабат бу сүзләргә тукталып ,асларына сызыгыз.

2.112 нче күнегү.

(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләү, тикшерә, үзбәя)

– Биремне укыгыз.

– Ничә бирем?(өч)

– Текстны укыгыз.

– Ни өчен елның менә дигән вакыты диелгән?

– Нәрсә ул җитен яңгыры?

– Гөмбәне нәрсә үстерә?

– Ә хәзер төркемнәрдә киңәшләшеп,табигать күренешләрен белдергән сүзләрне генә күчереп языгыз.

(Явымнары, болыт, җитен яңгыры, тузан, томан)

 

3.113нче күнегү.

– Биремне укыгыз.

– Табышмакларны укыгыз.Җавапларын әйтегез.(Томан, яңгыр, яшен, болыт)

– Әхәзер парларда киңәшеп, сүзләргә фонетик анализ ясагыз.(телдән)

1 нче рәт– томан сүзенә

2 нче рәт– яшен сүзенә

3нче рәт– яңгыр сүзенә  

(соңыннан такта янында һәр сүзнең транскрипциясе языла)

4. 114нче күнегү.(Мөстәкыйль эшләү,тикшерү, үзбәя)

– Биремне укыгыз.

– Төркемгә бүләр өчен нишләрбез?

(Сүзләргә сорау куябыз, мәгънәләренә игътибар итәбез.)

                       очучы                         бизгәк

                       әти                               чир

                       малай                         сөенеч

                   тракторчы                  куаныч

(Беренче төркем кешеләрне, ә икенче төркем кешеләрнең халәтен белдерә.)

 

5.Модельләштерү.   (Узган дәрес моделенә өстәп күрсәтергә)

 

   Исем

хайваннар

кешеләрнең халәтен белдергән сүзләр

 

       агачлар

ашлыклар

     табигать күренешләрен белдергән сүзләр

 

 III. Рефлексив бәяләү.

1.Рефлексив кабатлау.

– Нәрсә белдегез?

(Кешеләрнең халәтен һәм табигать күренешләрен белдергән сүзләрне )

– Ничек белдегез?

(Тексттан,җөмләләрдән,сүзләр арасыннан аерып таба белдек.)

2.Өй эше.

а)Еш очрый торган табигать күренешләрен һәм кешеләрнең халәтен белдергән сүзләрне исегездә калдырыгыз.

ә)115 нче күнегү.(бәхет,шатлык,куанычлар,сәламәтлек)

б)*Үзегезнең яраткан ел фасылы турында хикәя языгыз.

 

Оставить комментарий

Комментарии: 2
  • #1

    enje-berteklerem (Суббота, 16 Март 2013 19:32)

    Рәхим итеп, комментарийлар языгыз!

  • #2

    sextelefon (Вторник, 31 Октябрь 2017 19:14)

    absolucja