Яр Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия

Югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Гыйниятуллина Илфира Сабир кызы

 

    

Хәерле көн, дуслар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шат!!!

Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге №2 гимназия»сендә мин инде 21 ел эшлим, педагогик стажым 32 ел. Минзәлә педагогия училищесын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Алабуга педагогия институтында читтән торып белем алдым. 2006 елдан югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Тормышта югалып калмастай, мөстәкыйль фикерли белә торган, югары әхлаклы, көчле шәхесләр тәрбияләүне максат итеп эшлим, яшим.

Эш дәверендә бик күп тәҗрибә тупланды. Сезне дә шуларның кайберләре һәм укучыларымның – минем энҗе бөртекләремнең -уңышлары белән таныштырасым килә.

Сезнең теләкләрегезне һәм киңәшләрегезне көтеп калам!!!

 

 

Публикацияләрем