1 нче сыйныф өчен әдәби укудан аңлатма язуы
1 нче сыйныф өчен әдәби укудан аңлатма я
Microsoft Word документ 30.6 KB
1 нче сыйныф өчен әдәби укудан тематик план
1 нче сыйныф өчен әдәби укудан тематик п
Microsoft Word документ 35.2 KB
"Катнашучылар" темасы буенча 3 сыйнныфта әдәбияттан контроль эш.
Эдэбияттан контроль эш. 3 класс.docx
Microsoft Word документ 22.5 KB
4 нче сыйныф очен әдәби укудан эш программасы
4 нче сыйныф очен әдәби укудан (А.Г. Яхи
Microsoft Word документ 56.5 KB

  З нче сыйныфта әдәбият дәресеннән дәрес эшкәртмәсе(А.Г.Яхин   дәреслеге буенча)

    Яр Чаллы шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гыйниятуллина  Илфира Сабир кызы.

Тема:Әйтми калдыру. Шәриф Бикколның “Урман читендә” хикәясе.

1нче слайдта тема.

Максат:1)вакыйгалар бәйләнешеннән авторның әйтмичә калдырган фикерен табарга өйрәтү;

               2)иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

               3) сайлап укый белүне камилләштерү;

               4) туган як табигате белән горурлану хисе һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, экран, проектор, презентация.

                                                              Дәрес планы.

I . Психологик уңай халәт тудыру.Оештыру.

II. Актуальләштерү.

     Өй эшен тикшерү:

    а)Сораулар биреп эчтәлекне аңлауларын тикшерү.

   б)Иҗади эш: безнең якта кышлаучы кош рәсемен ясау һәм аның турында  сөйләү.

   в)Уку мәсьәләсен кую.

III.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.Текст өстендә эш.

IV.Рефлексив бәяләү.

V.Өйгә эш бирү.

                                                              Дәрес барышы.

I. Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.

        2 нче слайд

                                      Килегез сез,кошкайлар--

                                      Безнең нәни дускайлар.

                                      Кышкы салкын көннәрдә

                                      Саклагыз үзегезне--

                                      Ашагыз  безнең җимне:

                                     Ярма, орлык, миләшне.

II. Актуальләштерү.

      Өй эшен тикшерү:

а) Сораулар биреп эчтәлекне аңлауларын тикшерү.

3нче слайдта сораулар .

    -Таңсылу белән Вәли нинди файдалы эш башкарганнар?

    -Кошларга җимлек ясаганнар.

    -Җимлеккә нинди ризыклар салганнар алар?

    - Ярма, икмәк валчыклары,коры миләш салып торалар.

    -Җимлеккә нинди кошлар килде соң?

    -Купшыкайлар,кызылтүшләр,миләш чыпчыгы.

    -Кошлардан башка тагын нинди кунак та сыйланды соң җимлектә?

    -Җитез тиен дә сыйдан авыз итте.   

   -Ә сезнең үзегезнең җимлеккә килгән кошларны  күзәткенегез бармы? Нинди җимнәр саласыз? Ә нәрсәләрне  бирергә ярамый кошларга?                                                                                                                     (Үзбәя)                                                                                                                                                              

б) Иҗади эшне тикшерү.

    Бездә кышлаучы кошларның рәсемен ясап килгән укучылар шул кош  турында кыскача мәгълүмат бирәләр.

4нче слайдта бездә кышлаучы  кош рәсемнәре.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

в) Уку мәсьәләсен кую.

    -Хикәя бик күләмле.Укуы сезгә җиңел булмагандыр өйдә. Шулай да  сез тырышкансыз, үзегезгә бик күп яңа мәгълүматлар алгансыз хикәядән. Ләкин, балалар, уйлагыз әле  бу хикәя кошлар турында гынамы икән?

            Җаваплар.

   -Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

   - Әсәрне анализларбыз һәм авторның әйтми калдырган фикерләрен табарбыз.

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.Текст өстендә эш.

5нче слайдта әсәргә анализ  бирү тәртибе.

   1) -Әсәрдәге катнашучыларны табыйк.

    - Таңсылу, Вәли,кошлар,тиен,автор,без. Төп геройлар-Таңсылу белән Вәли.

    -Әсәрне вакыйгаларга бүлик:

6нчы слайд                     а)Укытучының тәкъдиме. (сайлап уку)

7нче слайд                      б)Кошларга җимлек ясау.

 8нче слайд                     в)Кошчык  икмәк кисәген эләктерде.

 9нчы слайд                    г)Купшыкайлар ярма чүплиләр.(сайлап уку)

 10нчы слайд                  д) Кызылтүшләр миләшне үз иттеләр.

11нче слайд                    е)Миләш чыпчыгы орлык кабып китте. .(сайлап уку)

12нче слайд                    ж)Сакчыл җитез тиен. (сайлап уку)

3) Охшаш өлешләрне берләштереп, әсәрне ике өлешкә генә калдыру.

   13 нче слайд                                   1нче бүлек -“Җимлекләр ”(а, б )

   14 нче слайд                                   2нче бүлек- “Сыйлану” (в,г,д,е,ж) дип исем бирербез.

4) Ике өлеш арасындагы бәйләнешне ачыклау.

    -Башка әсәрләрдә безнең ике өлеш бер-берсенең киресе була иде.Бу хикәядә без андый әлешне күрмәдек. Димәк, безгә шул өлешне уйлап чыгарырга кирәк булачак.Уйлап карыйк әле, баштагы өлешләрдәге вакыйгаларны җыйнап, нәрсә турында дип әйтеп була?

  -Балалар ясаган җимлеккә кошларның ияләшүе турында.

  -Шуның киресе ничек булыр микән?

  -Кошларның җимлектән бизүләре турында була ала.

  -Нинди сәбәпләр аркасында кошлар җимлектән бизәргә мөмкин дип уйлыйсыз?

  (Балалар тәкъдим иткән вариантлар:

  •   тәртипсез малайлар кошларны куркыткан булуы мөмкин;
  •  җимне ишеп яуган кар каплап китәргә мөмкин;
  •  ерткыч җәнлекләр яки Вәлиләрнең песиләре җимлеккә кошлар җыелуын белгәч, ияләшеп киткәннәр һәм кошлар алардан куркып, килми башлаганнар.          (Үзбәя)

5) Катнашучыларның гамәлләре аша сыйфатларын билгеләү.

  - Балаларның нинди сыйфатларын әйтә аласыз?

  -Таңсылу белән Вәли—тыңлаучан, тырыш, күзәтүчән, мәрхәмәтле, табигатьне яраталар.

 6) Авторның идеясе. 15 нче слайд.

  -Автор безгә нәрсәне әйтми калдырган? Уйлап карагыз әле.

  -Җимлекләр ясап кошларны сыйлау кызыклы, бик файдалы эш ул , балалар. Сез дә Таңсылу белән Вәли шикелле җимлекләр ясагыз.Аны бит тәрәзә төбенә дә куеп була.Шулай итсәгез, көн дә сезнең якка карый-карый җим чукыган кошларның рәхмәтен күреп, тоеп,шатланып туя алмассыз,-ди автор.Әнә күпме сүзләрен , үзегез табыгыз , дип әйтми калдырган икән ул.       (Үзбәя)

IV. Рефлексив бәяләү.

  -Дәрес башында нинди уку мәсьәләсен куйган идек?

  -Автор әйтми калдырган фикерне табу.

  -Куелган максатыбызга ирештекме?

  -Әйе.

  -Автор фикерен ничек белдек? Нинди ысул белән таптык?

  -Әсәрне вакыйгаларга бүлдек, өлешләрне берләштердек, балаларның гамәлләре аша сыйфатларын билгеләдек.

  -Шәриф Бикколның әйтмичә калдырган фикере нәрсә булды соң инде?

  -Ул безнең, балаларның, Таңсылу белән Вәли шикелле кошларга игътибарлы, ярдәмчел булуыбызны тели, кошларны яратырга куша.  16 нчы слайд.                                                                                  ( Дәрес өчен үзбәя)

V. Өйгә эш бирү.

1) Уку йөгереклеге өстендә эшләргә.

2) Иҗади эш. Вакыйгаларның киресе--кошларның җимлектән бизүләре турында хикәянең дәвамын уйлап килергә.

"Автор теләген табарга өйрәник. З.Нури. Өйдә юк." 4 сыйныф
Әдәбияттан ачык дәрес планы 4кл.docx
Microsoft Word документ 29.0 KB